7 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән кар, җепшек кар явачак, кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көндез җепшек кар. Көньяк-көнбатыштан 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез +2..+7˚ градус. Төнлә юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай кысла йолдызлыгында.
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Помидор, борыч рассадаларын аерып утыртырга була.