7 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, +19..+24˚ градус.
8 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, +19..+24˚ градус.
Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугарырга һәм фосфорлы-калийлы ашламалар белән ашларга була. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга ярый. Яшелчәләр тозлау, консервацияләү, киптерү һәм туңдыру өчен ай календаре буенча уңай вакыт.