7 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Төнлә һәм көндез җепшек кар, яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +4..-1˚,көндез +2..+7˚ градус. Юлларда бозлавык булуы мөмкин.
8 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +3..-2˚, көндез +2..+7˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал.