7 мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез булачак, көндез кар явачак, буран булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -15..-20˚, аязганда -24˚, көндез -6..-11˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
8 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, буран булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -7..-12˚, көньяк районнарда -15˚, көндез -1..-6˚ градус булачак. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Рассада өчен кара суган чәчәргә була. Чәчәк рассадаларын зуррак савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Тамырландыру өчен виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга кирәк.