Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7-8 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
7-8 майга һава торышы һәм ай календаре

7 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр, кайбер районнарда карлы яңгыр яварга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+4˚, урыны белән -2˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез һава температурасы +8..+13˚ градус.

8 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+2˚, урыны белән 0..-4˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез һава температурасы +9..+14˚ градус.

Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга була. Җимеш бирә торган агач-куакларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Алма, груша, чия, слива үсентеләре утырту яхшы булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100