7 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен булуы, урыны белән боз явуы, төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 17-22 метр тизлектә көчле исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез 18..+23˚ градус.
8 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак, кайбер районнарда яшен булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлктә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +21..+26˚ градус.
Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Чүп үләннәрен утарга, туфракны йомшартырга була. Кышын саклау өчен ачы торма утыртырга була. Бәрәңгене ашларга кирәк.
Чәчәк түтәле
Чүп үләннәрен утарга, туфракны йомшартырга була. Чәчәкләрне, бүлмә гөлләрен ашлау.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирә торган агач-куакларны ашларга кирәк.