Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7-8 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100

7 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз ява. Төньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, төнлә яшен булганда 27-22, көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +17..+22˚, көндез +25..+30˚ градус.

8 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз вакыт. Корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар белән эшкәртү яхшы булачак. Корыга чыдам чәчәкләр һәм декоратив культуралар утырту өчен уңышлы вакыт. Бу вакытта җыйган дару үләннәре аеруча файдалы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100