7 гыйнварда Татарстанда аномаль салкын, аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -21..-26˚, аязганда -29˚, көндез -16..-21˚, төньяк районнарда -25˚ градус. Юлларда бозлавык.
8 гыйнварда Татарстанда аномаль салкын, аязучан-болытлы һава торышы саклана. Явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28˚, аязганда -31˚, көндез -18..-23˚ градус. Юлларда бозлавык.