Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

68 яшьлек ана үз улын үтертергә кеше яллаган

news_top_970_100
68 яшьлек ана үз улын үтертергә кеше яллаган
Видеодан скриншот

Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз улын үтертергә дип кеше яллаган. Ананы тоткарладылар, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының башкала бүлеге. Ул җинаятькә иптәш хатыны белән әзерләнгән, улын үтерткәч, мираска калган фатирны икәүләшеп бүлешергә җыенганнар.

Башта бу ике хатын-кыз үтерүче эзли, уртак танышларыннан кеше үтерүче табып бирүен сорыйлар. 2023 елның 6 декабреннән 2024 елның 22 гыйнварына кадәр сөйләшүләр алып барыла. Үтерүче табарга тиешле танышларына миллион сум бирергә ышандыралар. Ана үләргә тиешле улы турында мәгълүматлар, адресы һәм фотосын биргән.

«Хатын-кызлар корбанны утлы корал кулланып үтерүне сораган. Әмма ир-ат җинаять кылмаска була һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән», – дип сөйләгәннәр ведомствода.

Полиция хезмәтәрләре белән бергә эш итеп, «үтерүче» хатын-кызларга башкарылган эше турында ялган дәлилләр күрсәткән.

Нәтиҗәдә, баласын үтертергә җыенган ана белән аның иптәш хатынын тоткарлаганнар. Якын арада Тикшерү комитеты хатын-кызларны тикшерү изоляторына урнаштыру турында мөрәҗәгать язачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100