67 көн диңгездә катамаранда йөзеп йөргән сәяхәтчеләрне тапканнар: берсе исән, икесе үлгән
Камчатка ярыннан 23 километр ераклыкта «Ангел» көймәсе балыкчылары куркыныч фильмнарда була торган сюжетлы вакыйга шаһитлары була. Диңгез ярында көймә табыла, анда үләр хәлдәге 1 балыкчы һәм 2 мәет... Алар 67 көн диңгездә йөзеп йөргәннәр, дип яза «КП-Иркутск».
Бурятиядән 46 яшьлек Михаил Пичугинның туганнары белән бергә диңгез сәяхәте фаҗига белән тәмамлана. Алар башта Шантар утрауларында була. Максат – үсмергә китлар күрсәтү, кеше булмаган урыннарны карау була. 9 августта Пичугин 49 яшьлек абыйсы Сергей һәм абыйсының 15 яшьлек улы Илья белән катамаран төрендәге «Байкат-470» исемле көймәдә Хабаровск крае ягыннан Сахалин ягына юл тота. Көймәдә берничә көнлек ризык һәм 20 литр су булган, шулай ук алар җылы киемнәр һәм коткару жилетлары да алган. Әмма, юлга чыккач, өченче көнгә алар белән элемтә өзелә. Алар тиешле урынга барып та җитми.
Пичугиннарны эзләү 2 атна дәвам итә: диңгезнең зур өлешләре тикшерелә, самолетлар һәм вертолетлар ярдәмендә барлык мөмкин булган юлларны карап чыгалар. Ләкин 1 айдан артык эзләүләр дә уңыш китерми.
Сәяхәтчеләр давылга эләгеп һәлак булганнар, дип уйлыйлар, аларның эзләү дә туктала.
Ильяның әнисе: «Эзләүне туктатмагыз, алар шунда гына, исән, ә без аларны эзләмибез!» – дип инәлгән булган.
Һәм менә аларны Хабаровскидан 1000 километр ераклыкта табып алалар. Көймәдә Михаил Пичугин исән, абыйсы һәм энесенең мәетләре була. Михаил 50 килограммга ябыккан. Аның исән калуы могҗизага тиң. Төннәрен температура минус 10 градус булуны, суның температурасы 13 градуска төшкәнне исәпкә алырга кирәк. Пичугин артык авырлыгы булу сәбәпле (ул 100 кг булган) исән калган, дип яза «SHOT».
Аңлашылганча, алар давылга эләгә һәм курстан читкә китә. Көймәнең двигателе ватыла. Ә эзләүгә соң керешәләр.
Михаилның элекке хатыны, Пичугинның исән икәнен белгәч, моны «могҗиза» дип атаган. «Без могҗиза көткән идек, ул чынга ашты, – дигән ул. – Миңа балыкчылар көймәсе капитаны шалтыраткач, мин шуны уйладым: яки Миша минем номерны исенә төшергән, яки инде ул аны телефонында саклаган. Ул 50 килограммга калган, диделәр, 2 тапкыр ябыккан, димәк».
Балыкчылар Михаилны катамараннан алган чакта видеога төшергән. Барысы да шаккаткан: ул нәрсә ашаган, нәрсә эчкән? Көймәдә кармак булган, әмма алар балык тота алганмы? Бу сорауларга Михаил җавап бирә ала, билгеле, әмма әле ул җентекләп сөйләр хәлдә түгел.
Бу хәлдән соң, транспорт прокуратурасы тарафыннан тикшерү эшләре башлаган. Михаил, бу сәяхәтне оештырган кеше буларак, барлык кирәкле чараларны күрмәгән, дип шикләнелә. Әгәр дә тикшерү нәтиҗәләре буенча аның гаебе расланса, Михаилга җинаять җаваплылыгы яный. Аңа каршы «Су транспортын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылырга мөмкин, ә бу – 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүне күздә тота.
Тикшерү барышында, Михаилның туганнарының үлеме сәбәпләре дә өйрәнелә. Алар сусызлыктан һәм ачлыктан үлгән, дип фаразлана.
Михаилның исән калуы исә – чын могҗиза.
Михаилның туганнары һәм якыннары бу фаҗигале хәлдән соң аның исән калуына сөенеп, рәхмәтле булсалар да, туганнарының үлемен бик авыр кичергәннәр.
Михаилның карт әнисе, элекке хатыны һәм 12 яшьлек кызы бар.