Чиләбе өлкәсенең Варненский районы Ракитный бистәсендә хатын-кыз һәм кечкенә кыз бала, якынча мәгълүматлар буенча, газ белән агуланып үлгән. Тагын бер бала җитди зыян күргән. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитетына сылтама белән «Российская газета» яза.
«12 декабрьгә каршы төндә Южная урамындагы торак йорт фатирында 65 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек кыз бала мәете табылды. 6 яшьлек малай авыр хәлдә хастаханәгә озатылды», – диелә ведомство хәбәрендә.
Сәбәбе көнкүреш газы белән агулану булырга мөмкин.
Фаҗига буенча җинаять эше ачылган. Урында тикшерү төркеме эшли, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.