news_header_bot
Язманы тыңлагыз

65 яшьлек ир-атның муеныннан баш зурлыгындагы шешне алганнар

news_top

Ахырга кадәр дәваланудан баш тарткан 65 яшьлек ир-атның муенында баш зурлыгында шеш үскән. Липома шешен алу операциясе уңышлы узган. Бу хакта Киров өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр. Ир-атның муенындагы липома 16 ел дәвамында үскән. Май күзәнәкләреннән торган шеш муенның арткы өслегендә урнашкан. Бу хакта «Российская газета» яза.

Киров өлкә клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Игорь Попырин сүзләренчә, мондый липомалар авыртмый һәм бик озак үсә. Ләкин аларга бернинди мазьлар һәм халык чаралары да ярдәм итми, алар үзләре берничек тә юкка чыкмый. Бердәнбер юл – хирургия ысулы, әмма операция хәтта тәҗрибәле табиблар өчен дә катлаулы булган.

«Зур кан тамырлары һәм нервлар янында урнашкан липома ювелир төгәллек һәм саклык таләп итә. Бәхеткә, шеш янындагы структуралар үсеп өлгермәгән», – диелә хәбәрдә.

Операция уңышлы уза.

Шешнең зурлыгын табиблар 3 литрлы банка белән чагыштырганнар. Хирургия бүлегендә мондый зур липомага операция беренче тапкыр ясалган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар