Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

65 яшендә СВОга киткән пенсионер язмышы: «Бу – минем сугыш, барырга кирәк, дип уйладым»

news_top_970_100
65 яшендә СВОга киткән пенсионер язмышы: «Бу – минем сугыш, барырга кирәк, дип уйладым»
Рөстәм Садриев тәкъдим иткән фото

Хәрби хәрәкәтләр башланганда, Рөстәм Садриев пенсиядә, яшелчә бакчасы үстереп, шәһәр читендәге өендә яшәп ята. Яшенә карамастан, аның өйдә утырып каласы килми, военкоматка бара. Алгы сызыктагы көннәре турында ул «Татар-информ»га сөйләде.

«Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән, очучы булырга хыялланган»

Рөстәм Садриев 65 яшендә мобилизациягә ирешә. Аны тиз генә алмыйлар, военкомат хезмәткәрләрен күндерергә туры килә. Хезмәт итәргә аны Сватовское юнәлешенә җибәрәләр. Бомбага тотуга һәм шартлауларга бик тиз ияләшә. Ситуацияләр төрле була, «вэсэушниклар» шәхсән аның артыннан да аулаган чаклар була, әмма теләсә нинди ситуациядә, ни генә булмасын, ул исән калачагына ышана.

Аның яшенә карата хөрмәт белән, хезмәттәшләре аңа «Отец» кушаматы бирә. Рөстәм әйтүенчә, анда, алгы сызыкта, ул туганнарча бердәмлек тойган, шуңа күрә хезмәттәшләрен югалту түзә алмаслык авыр булган.

Хәзер Рөстәмгә 67 яшь. Ул пенсиядә, вакыт-вакыт акча эшли, эшсез утырырга яратмый.

«Мин – Совет кешесе, Совет мәктәбендә укыдым, хәрби-һава көчләрендә хезмәт иттем, очучы булырга хыялландым, әмма училищега керә алмадым», – дип сөйли ул.

Рөстәм Казанда үскән, гомеренең күп өлешен машина йөртүче булып эшләгән, аннары склад мөдире булган. Пенсиягә чыгуга үз эшен булдыра – металл кою белән шөгыльләнә, бу аңа шәһәр читендәге йортка акча җыярга мөмкинлек бирә.

«Арча районында йорт сатып алдым. Анда мин җылы вакытта яшим – беркайчан да бакча эшләрен яратмадым, әмма монда – үз участогымда – төрле культуралар үстерә башладым», – дип сөйли Рөстәм.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Менә син – таза, көчле, ә анда яшь егетләрне үтерәләр»

Пенсионерның тормышы 2022 елга кадәр ашыкмыйча һәм салмак кына бара.

«Мин үземнең яраткан диванымда яңалыклар карап ятам. Сугышның ничек баруын, безнең хәрбиләргә ничек авыр булуын, мобилизацияне ничек игълан итүләрен күрсәтәләр. Һәм мин : «Менә син ятасың – таза, көчле, ә анда яшь егетләрне үтерәләр. Бу синең сугышың бит – бар, – дип уйладым. – Тагын фашистлар, неонацистлар, свастика. Барырга кирәк», – дип искә ала ул.

Рөстәм үзенең Ватанга кирәклеген аңлый, әмма яшь аркасында алмаслар дип курка. Бөтен шикләрен ташлап, ул, «кирәкме-юкмы икәнен хәл итсеннәр» дип, военкоматка бара.

Арча районы Хәрби комиссариаты бусагасында аны бер хезмәткәр хатын каршы ала. Ул аның яшен сорый һәм шунда ук «алмаслар» дип кырт кисә.

«Ул миңа шундый итеп карады, әйтерсең лә мин исерек яки үз акылымда түгел идем дип уйлады. Мин аны номерымны язып куярга күндердем. Ул бүген шалтыратырга вәгъдә итте. Тик вакыт үтте, ә миңа шалтыратмадылар. Октябрь ае иде, салкыннар башланды, мин шәһәр читендәге йортымнан Казанга кайтырга тиеш идем», – дип сөйли Рөстәм.

Шәһәрдә Рөстәм яңадан военкоматка бара, ләкин анда да аны шундый ук күренеш көтә.

«Вахтада утырган хатын минем яшь буенча туры килмәвемне әйтте, ләкин мин: «Сез мине кертегез, анда хәл итсеннәр», – дидем. Шуннан соң ул миңа пропуск язып бирде һәм кайсы кабинетка барырга икәнен күрсәтте. Анда миңа шулай ук мин яшь буенча узмыйм, син тылда кирәк, диделәр. Шунда «кайнап чыктым», военкомат хезмәткәренә сүгендем, ә ул миңа: «Сине ала алмыйбыз, приказыбыз бар», – дип җавап бирде», – дип сөйли Рөстәм.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Военкомат шалтырата: кире уйламадыгызмы?»

Бер көнне шалтыраталар. «Арча военкоматы сезне борчый. Кире уйламадыгызмы?» – диләр.

Ир-ат мондый яңалыкка шатлана һәм раслап җавап бирә. Аңа, военкоматка килеп, кәгазьләргә кул куярга кушалар, һәм ул моны бик тиз эшли. Тагын бер көн аның машинасын гаражга куярга һәм әйберләрен җыярга бирелә. Берничә көннән ул инде «Казан-Экспо» дагы җыю пунктында була, ә тагын 1 көннән мобилизацияләнгәннәрне бүлү пунктына бара.

Сугышчыларга бронежилетлар, автоматлар бирәләр һәм хезмәт урынына – мотострелковый батальонга Сватово юнәлешенә озаталар.

«Без Сватовога кадәр генә барып җиттек һәм җимерелгән завод ягына кискен борылдык – андыйлар анда күп, сугыш хәрәкәтләре бара бит. Безнең колоннадан машиналарны почмакларга яшерделәр. Безгә бер урында 3 кешедән дә артык җыелмаска әйтелде. Әгәр ату булса, бөтен кеше дә үлмәсен өчен эшләнә. Ярты сәгатьтән безне тагын машиналарга утырттылар, һәм без тагын киттек», – дип искә ала Рөстәм.

Фото: © «Татар-информ»

«Әйдә тизрәк, синең аркада үләргә теләмим!»

Кичкә таба урман утырту урынына килеп җиттек, безгә: «Тизрәк төшегез! Аннары кемнең әйберләре кайда икәнен тикшерерсез», – диделәр.

Егетләрнең берсе минем автоматны алган, мин аны эзләгәндә тоткарландым. Шунда машина йөртүче борчыла башлады, ул миңа: «Әйдә тизрәк, синең аркада минем үләсем килми!» – дип өзгәләнеп кычкырды. «Мин әле барысы да шулай җитди икәнен аңламый идем», – дип сөйли Рөстәм.

Кичкә таба барысына да окоп казу өчен көрәкләр бирәләр. Инструкция бирәләр: никадәр тирәнрәк казысаң, исән калу мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк. 5 сәгать эчендә Рөстәм үз буена окоп казый.

«Анда җир шундый коточкыч – каты кара туфрак. Бәлки, игенчелек өчен ул әйбәт тә, әмма безнең очракта – тоташ коточкыч хәл», – ди ул.

Рөстәм полкын торак пункт янындагы стратегик мөһим биеклекне саклауга куялар. Янәшәдә дошман атакаларын туктаусыз кире кагучы артиллеристлар эшли.

«Без беренче линиядә түгел идек. Беренче көннәрдә мин сугышның бездән 5 километр ераклыкта барганын күрдем. Взвод комвзводы: «Әйдә шунда! Аталар бит!» – диде. Ул аңлатканча, без үз позициябезне калдыра алмыйбыз, чөнки мөһим биеклекне саклыйбыз. Ул миңа ерактан фашист позицияләренә күрсәтте – безнең ноктадан барысы да уч төбендәге кебек күренә иде», – дип искә ала Рөстәм.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ни өчен безгә ризык китермәүләрен белдек: «Хаймарс» кыр кухнясына очып килгән икән»

Рөстәмнең СВОда беренче атнасы уза – сугышчыларга азык-төлек алып килмиләр, ашау-эчү бетә башлый.

«Мин бездән берничә километр ераклыкта булган артиллеристлар янына барырга булдым. Алар янына барып, бераз су бирүләрен сорадым. Аларның берсенең кулында бик зур ит рулеты иде, миңа шуны бирделәр, су да бирделәр, әлбәттә. Мондый күчтәнәчләр белән кайткач, хезмәттәшләрем бик шатланды. Анда кешеләр бик яхшы. Аннары без ни өчен безгә ризык китермәүләрен белдек инде: кыр кухнясы булган «КамАЗ»га «Хаймарс» очып килгән булып чыкты. Ризык әзерләп, сугышчылар ашарга алырга тезелешеп чиратка баскан гына булганнар, һәм «Хаймарс» очып килә», – дип сөйли Рөстәм.

«Ул вакытта Сватово юнәлешендә нигездә артиллерия дуэле бара иде – дошман белән турыдан-туры элемтә юк иде», – дип сөйли Рөстәм.

«Көндез дә, төнлә дә аттылар. Без бу тавышларга күнеккән, дип әйтеп булмый, алар атканда тынычрак иде. Бәлки, миңа кешегә атарга туры килмәве яхшы да булгандыр. Ә кирәк булса – аткан булыр идем, мин әзер идем», – дип әйтә ул.

Фото: © «Татар-информ»

«Гиацинт» атканда, безнең машинаны бер яктан икенче якка селтәде»

Тора-бара мобилизацияләнгәннәр блиндажларга кереп урнашалар, үз көнкүрешләрен коралар.

«Артиллерия атканда, бигрәк тә миңа безнең «Гиацинт» ошый иде, стенага беркетелгән окоп шәме тирбәлә иде. Шул ук вакытта «Гиацинт» бездән 4 километр чамасы ераклыкта тора, һәм бу – снаряд төшү түгел, ә аны җибәрү тавышы иде. Безнең машина, «ГАЗ-66», ян-якка чайкала башлады. Бу – нинди куәт бит! Армиябез өчен горурлык хисе биләп ала иде», – дип сөйли Рөстәм.

Блиндажда яшәү өчен уңайлы шартлар тудырып, еш кына зирәклек күрсәтергә туры килде, дип искә ала Рөстәм.

«Артиллеристларга снарядларны махсус ящикларда китерәләр, ә снарядлар ящикта селкенмәсен өчен, аларны нараттан ясалган махсус фурнитурага салалар. Һәм без бу фурнитураны һәм ящикларны утын итеп кулландык. Бервакыт мин аларны бер тулы капчык җыйдым да позициягә киттем. Якында гына мина төшкәнен ишетәм. Башта мин бары тик янымнан гына узып китте дип уйладым. Бер минем өчен генә атмыйлар дип уйладым. Алга таба барам – тагын снаряд, аннан тагын бер. Монда миңа атуларын аңладым. Ә минем үләсем килми иде», – дип искә ала ул.

Ул вакытта Рөстәм урман полосасы буйлап бара, качарга урын булмый – кыш, яфраклар да юк.

«Ә анда пычрак, барырга мөмкин түгел, һәр аякка бер пот кара туфрак ябыша. Шунда капчык белән генә капланып яттым. Аннан бераз ятканнан соң тордым. Аякларыма ябышкан пычракны да оныттым – күрәсең, адреналин ярдәм иткән. Үзебезнекеләр янына шулкадәр тиз барып җиттем», – дип уртаклаша Рөстәм.

Фото: © «Татар-информ»

«Атыш башланды, ә хезмәттәшем ашап утыра иде, урыныннан да кузгалмады – анда курку хисе тупаслана»

«Без бервакыт иптәшем белән блиндаждан ашарга пешерергә чыктык. Учак кабынды гына, очышлар башланды. Бомбага тота башладылар, һәм старшина барысына да качарга кушты. Бераздан урамга карасам, иптәшем ничек утырган булса, шулай утырган – төшке аш ашый. Мин аңлыйм, әлбәттә, вакыт узу белән, курку хисе тупаслана. Без Сватовога барганда, безгә аттылар, һәм машина йөртүче шундый куды, машинаны як-якка нык болгады. Менә без командованиегә барып җиттек тә, безгә: «Бөтенегез төрле җиргә сибелегез», – дип боердылар. Ул чагында миңа тимәячәгенә ышана идем. Машинадан чыктым да тыныч кына барам. Каршыма комбат килде. «Егетләр, мин барысын да аңлыйм, ләкин үзегезне саклагыз – әйдә тизрәк!» – диде», – дип көлә ир-ат.

Рөстәм алгы сызыкта ярты ел тора – яше барыбер үзен сиздерә, аны өйгә кайтарып җибәрергә булалар.

«Мин аңлый идем: әгәр берәр нәрсә була калса, мин соңгы булып йөгерәчәкмен – егетләр мине ташламаячак, үзләре артыннан сөйрәячәк, аларга мондый йөк нигә кирәк?» – дип фикер йөртә Рөстәм.

Китү өчен документлар алырга баруын искә төшерә. Аңа командование урнашкан торак пунктка барырга кирәк була.

«Алар элеккеге хастаханә бинасында утыра иде. Без вакыт-вакыт анда юынырга, кер юарга килә идек. Безгә бер палата бирделәр, анда бик пычрак иде. Мин документлар көткән арада, командир миңа тәртип урнаштырырга кушты. Егетләрнең күңеле булыр, диде. Миңа шул ук бинада яшәгән разведчиклар ярдәм итте. Ул чагында миңа анда кунарга туры килде. Һәм менә төнлә ятам, атыш башланганын ишетәм. Шундый гөрселдәде, миңа иртән поселоктан бернәрсә дә калмас кебек тоелды», – дип искә ала Рөстәм.

Рөстәм искә төшергәнчә, бу төндә зыян күрмәячәгенә ышанган, шуңа күрә бөтенләй тыныч булган.

«Элек бу бинаның подвалында хәрбиләр яшәгән. Һәм монда «Хаймарс» эләккән – түбәдән беренче кат идәненә кадәр тишкән, ләкин снаряд шартламаган. Барысы да исән калган. Әгәр шартласа, анда күмәр кеше дә булмас иде. Шул снарядтан чокыр гына калыр иде. Мин йоклаган бүлмә нәкъ шушы чокыр артында иде. Мин уйлыйм: ике тапкыр бер урынга эләкми, димәк, барысы да яхшы булыр. Шулай булды да», – дип сөйли ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бик барасым килә – күңелем белән алар янында»

Алгы сызыкта уңыш иң гаҗәеп мизгелләрдә күренә, дип уртаклашты Рөстәм.

«Миңа башка бүлекчәләрдән егетләрнең мәктәптә ничек урнашулары турында сөйләделәр. Аларны ачыклаганнар һәм «Хаймарс» җибәргәннәр. Мин бу бинаны күрдем – нәкъ урта бер җиргә түбәгә снаряд килеп кергән. Ә егетләр моңа кадәр 20 минут алдан киткән булганнар. Аннары сөйләүләренчә, «Хаймарс» очып килгәнче, ниндидер хатын-кыз мәктәпнең тирә-ягында йөргән һәм телефонга барысын да фотога төшергән. Аны аннары исәпләп тапканнар – диверсант булып чыккан, 18 ел колония биргәннәр», – дип сөйли Рөстәм.

Ул киткәч, һөҗүм башланган. Рөстәмгә аның сугышчан иптәшләренең кайберләренең һәлак булуы турындагы хәбәр килеп ирешә. Китүе өчен һаман да үзен шелтәли.

«Кайчакта мин, китеп дөрес эшләгәнменме, дип уйлыйм. Бик барасы килә. Җаным шунда, алар белән калды», – дип өстәде ул.

Фото: © «Татар-информ»

«Ул батырлык һәм чын патриотизм үрнәге булып тора»

Өенә кайткач, Рөстәмне «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды хезмәткәрләре дә, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габтелхаков та хуплый.

«Мин – җирлек башлыгы патронажында. Һәм минем кайтканымны белгәч, шунда ук шалтыраттылар: «Кирәк булса, мөрәҗәгать ит», – диделәр. Ә миңа берни дә кирәкми иде, шуңа күрә мин беркая да мөрәҗәгать итмәдем. Тиздән миңа фондтан шалтыраттылар. Башта филиал Биектауда булды, аннары Арчада ачтык. Социаль координаторлар «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын рәсмиләштерергә ярдәм иттеләр. Барысын да бик тиз эшләделәр. Мин аларга яхшы мөнәсәбәт өчен бик рәхмәтле. Алар мине диспансеризация узарга мәҗбүр иттеләр: минем узасым килмәде, ләкин алар «кирәк» диделәр», – дип елмая Рөстәм.

Рөстәм әйтүенчә, ул вакытка кадәр аның хәтта медицина картасы да булмаган. Ә хәзер, диспансеризациядән соң, ул үзенең сәламәт булуын төгәл белә.

«Рөстәм Әнәсовичны патриотлык кына түгел, ә аның әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә әзер булуында чагыла торган сирәк ярдәмчеллек һәм тыйнаклык та аерып тора. Ул, сугыш хәрәкәтләре тәҗрибәсенә карамастан, актив тормыш позициясен саклый һәм иҗтимагый тормышта катнашырга тырыша. Ул яшь буын өчен батырлык, гражданлык җаваплылыгы һәм чын патриотизм үрнәге булып тора. Мин, аның социаль координаторы буларак, һәрвакыт янәшә һәм барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм итәргә әзер», – дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы социаль координаторы Алинә Латыйпова.

«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100