Петербургта яшәүче хатын үлгән кешегә кияүгә чыккан. Шулай итеп, ул фатирлы булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
63 яшьлек хатын аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнә.
2015 елның июленнән 2016 елның сентябренә кадәр ул дәүләт оешмаларына, нотариаль һәм суд органнарына никахлашу турында ялган таныклык бирә. Әлеге таныклыкта ул 2015 елның мартында үлгән кеше белән никахлашкан дип язылган. Ир-ат Киров районында яшәгән булган.
Шулай итеп, ялган «хатын» 6 миллион сум чамасы торган фатир хуҗасына әверелә һәм милеккә хокукны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында терки.
Төньяк башкаланың Киров районы прокуратурасы бу хатынны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепле дип таба. Мәрхүм ир-атның апасы әлеге эш буенча зыян күрүче дип табылган.
Җинаять эшен судка тапшырганнар.