Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

600 миллион урлап качкан «Роскосмос» хезмәткәре табылса, аны 2 айга кулга алачаклар

news_top_970_100

«Роскосмос»ның элеккеге топ-менеджеры һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Мешков Россиядән качып киткән. Бу хакта Газета.Ру сайты яза.

Басма мәгълүматлары буенча, Мешковны халыкара эзләүгә биргәннәр. Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, дәүләт корпорациясенең элекке топ-менеджерын 600 миллионнан күбрәк акча урлауда гаеплиләр. Бу акча Ракета-космос сәнәгатенең Фәнни-сынау үзәгенең стенд базасын реконструкцияләү өчен бирелгән була.

Эзләүдә булган Мешков 2 айга кулга алынган. Бу срок аны чит илдән экстрадицияләгәч һәм Россия территориясендә кулга алгач исәпләнә башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100