Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

60 яшьтән өлкәнрәкләр чире: Татарстанда яман шеш авырулары саны буенча рекорд теркәлгән

news_top_970_100
60 яшьтән өлкәнрәкләр чире: Татарстанда яман шеш авырулары саны буенча рекорд теркәлгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 1 ел эчендә беренче тапкыр ачыкланган онкология авырулары саны 18 152 кешегә җиткән. Тәүлегенә 300 пациент кабул итүгә исәпләнгән Республика клиник онкология диспансерының гамәлдәге поликлиникасы 1000гә якын пациент кабул итә. Онкология диспансеры җитәкчелеге яңа поликлиника төзү кирәклеге турында белдерә һәм аяныч статистиканың үсешен республика халкының картаюы белән аңлата. Бу хакта «Республика Татарстан» хәбәрчесе Светлана Арсентьева яза.

Тарихи максимум

– Бүген диспансерның поликлиника бүлеге 2 сменада эшли, өстәвенә, шимбә көннәрендә дә. Яңа бина кирәклеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегендә дә, шәхсән министр Марсель Миңнуллин һәм республика җитәкчелеге аңлый, – дип сөйләде Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов.

Аның сүзләренчә, узган елда беренче тапкыр ачыкланган онкология авырулары саны 18 152 булган. Бу – тарихи максимум дип саналырга мөмкин (2022 елда күрсәткеч 1000нән артыкка кимрәк булган).

Бу фактта да табиблар уңай якларны күрә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов фикеренчә, рекордлы сан 2023 елда республика халкының саны 3 процентка күбәюе, Татарстанда яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгы 75,38 яшькә кадәр артуы, шулай ук иртә стадияләрдә яман шешне ачыклау мөмкинлекләренең үсүе белән бәйле. Елдан-ел диспансеризация узучы Татарстан кешеләренең саны арта бара. Яман шеш авырулары беренче һәм икенче стадияләрдә ачыкланган кешеләрнең өлеше узган ел республикабызда яңа ачыкланган очракларның 63,2 процентын тәшкил итте.

2023 ел йомгаклары буенча Татарстанда онкология авырулары таралу буенча бишлеккә колоректаль рак (13,8%); тире рагы (13,5%); күкрәк бизе рагы (12,8%); үпкә (8,1%) һәм хатын-кыз җенси органнары (8,8%) керде. Бу яман шеш авыруларының барысы да диспансеризация вакытында уңышлы диагноз куеп ачыкланган.

Яман шеш яшьләр авыруына әверелми

Онкологлар билгеләп үткәнчә, яман шеш ешрак 60+ категорияле пациентларда ачыклана. 82 яшьтән өлкәнрәк кешеләр күп булуы белән горурланган Германиядә яман шеш белән авыручылар саны 100 мең кешегә 750 кеше тәшкил итә, ә Россиядә 450дән азрак.

18 меңнән артык ачыкланган онкология белән авыручыларның 100гә якыны – 14 яшькә кадәрге балалар. Бу сан инде шактый вакыт тотрыклы булып кала. Еш кына балаларда онкология – тумыштан килгән патология.

Журналистларның «табиблар ракның «яшәрү» тенденциясен күзәтәләрме» дигән соравына Илгиз Һидиятов берсүзсез «юк» дип җавап бирде.

«Бу сорауны мин матбугат конференцияләрендә инде 6нчы ел Республика клиник онкология диспансерын җитәкләгәннән бирле ишетәм. Һәм тагын бер тапкыр җавап бирәм: рак – ул 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең авыруы. Республика халкының уртача яше арту белән бергә потенциаль пациентларның саны күбәя», – дип аңлатты Республика клиник онкология диспансерының баш табибы.

Идел буе федераль округының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов, гомуми кагыйдәдән чыгарылма итеп, бәлки, аналык муенындагы яман шешне санарга мөмкин, дип өстәде.

«Яшь хатын-кызлар тәртипсез рәвештә җенси тормыш алып баруы аркасында папиллома вирусы йоктыра, һәм ул, үз чиратында, онкологиягә китерергә мөмкин», – дип билгеләп үтте ул.

«Рактан сакланырга мөмкинме» дигән сорауга Хәсәнов «әлегә рак барлыкка килмәсен өчен кеше геномында нәрсәдер «үзгәртү» мөмкинлеге уйлап табылмаган» дип җавап бирә. «Шуңа күрә, башка авырулар кебек үк, яман шешне профилактикалау өчен, яшьтән үк сәламәтлекне саклау, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән арыну, вакытында тикшерүләр узу һәм иң мөһиме – оптимист булу», – дип киңәш итте Рөстәм Хәсәнов.

«Хәтта статистика да шуны раслый: оптимистлар сирәгрәк авырый һәм тизрәк савыга», – дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100