Миңа да, Ринатка да 60 яшь. Без аның белән 1 ел элек таныштык. Оныгымны бокс түгәрәгенә алып килгән идем. Ринат анда тренер булып эшли. Мин хәтта аптырадым да, чөнки залда башка тренерлар барысы да яшьләр иде. Әмма Ринат 60 яшьтә булса да, егетләр кебек, бик яхшы формада.
Берничә тренировкадан соң без аның белән исәнләшә башладык, ниндидер гомуми генә сүзләр әйтешә идек. Соңыннан ничектер сөйләшеп киттек. Берәр айдан соң ул миңа берәр җиргә барып чәй эчәргә тәкъдим итте. Мин аптырадым, тик ризалаштым.
«Сез кияүдәме?» – дип сорады Ринат кафеда утырганда.
«Ирем 10 ел элек үлде. Сезнең хатыныгыз бармы соң?» – дип сорадым мин дә.
«Аерылыштык, 8 ел була инде...» – диде ул.
Ирем үлгәннән соң минем башка ирләр белән очрашканым булмады. Мондый мөнәсәбәтләр өчен үземне инде бик карт хис итә иттем. Аннан, инде үсеп беткән балаларым янында ирләр янына «свиданиеләргә» йөрү дә уңайсыз иде. Өстәвенә, шул вакытта беренче оныгым туды, аны карашырга да булышасы булды.
Ә монда, көтмәгәндә, чибәр, кызыклы гына ир-ат минем белән кызыксына. Мин нишләргә белмәдем һәм бу хакта кызыма сөйләдем. Ни гаҗәп, кызым мине хуплады.
«Әни, сиңа күптән берәрсе белән очрашырга кирәк инде. Әгәр ул ир-ат үзеңә ошый икән, мин шат кына булам», – диде кызым.
Шуннан соң үземнең дә кәефем күтәрелеп киткәндәй булды һәм Ринат белән аралашуны дәвам иттем. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый башлады.
Бу яшьтә мине 20 яшьлек вакыттагы матавыклар кызыксындырмавын аңладым. Ул вакытта миңа романтика, маҗаралар, ниндидер башка сыймаслык кыю адымнар ошый иде. Егетем минем өчен ниндидер батырлыклар эшләвен тели идем. Һәм, әлбәттә инде, аның иң чибәре, иң батыры булуын һәм башка кызларның миннән көнләшүен тели идем.
Ә хәзер исә, Ринат янында үземә рәхәт, тыныч, җылы булуын аңлыйм. Һәм бу – дөньядагы иң рәхәт хисләр икән.
Кичләрен берәр җирдә йөреп, мине өйгә кайтарып куйганда, мин туңмасын дип, машина утыргычының җылысын куша, машинасында, миңа дип, җылы плед йөртә. Аның мине болай кайгыртуы бик рәхәт иде. Берсендә өйдәге краннан су тамып тора башлады, шуны әйтүем булды, икенче көнне кирәк-яракларын алып килеп, төзәтеп тә куйды.
Мине үзенең дачасына алып барганда, шундук нинди ризыклар яратуымны, нинди дарулар кирәк булачагы турында сорашты. Яшьләргә болар көлке булып тоелыр, тик безнең яшьтә бу – бик мөһим нәрсәләр шул.
Кайчан да булса мондый кайгырту, ярату тоярмын дип уйламаган идем. Без ирем белән озак яшәдек, 2 бала үстердек. Барысы да шома гына булды дип әйтә алмыйм, әмма ул кадәр үк начар да яшәмәдек. Нәкъ башкалар кебек дияр идем.
Бу яшькә җитеп, тагын бер кат бәхеткә тиенермен дип уйламадым. Ринат белән мөнәсәбәтләребез мине тулысынча канәгатьләндерде. Тик бер мизгелгә кадәр генә. Берсендә Ринат белән кичке аш ашап утыра идек, ул көтмәгәндә:
«Миңа кияүгә чык», – диде.
Мин башта, колагыма гына ишетелә бугай, дип тә уйлапдым.
«Нигә?» – дип сорадым аннан.
«Мин сине яратам. Безгә рәхәт бит», – диде Ринат.
Миңа да аның белән рәхәт, тик мин кияүгә чыгарга әзер түгел. Мине болай да барысы да канәгатьләндерә. Шуны аңлатырга тырыштым.
Мин үз фатирымда яшим, беркемгә бернәрсә тиеш түгелмен. Ике кешегә ашарга әзерләргә дә, кемнеңдер трусик-носкиен юарга да кирәкми.
«Бу яшькә җитеп, безгә нигә өйләнешергә инде? Болай да бар да яхшы бит...»
Әмма Ринат миңа үпкәләде.
«Күптән инде беркемгә карата мондый хисләр кичермәдем. Ә син мине кире кактың. Ниятең җитди булмаган икән...» – диде.
Миңа калса, безнең яшьтә болай кылану – көлке. Әмма ул миңа үпкәләп йөрүен дәвам итә, ә мин аның белән ничек дуслашырга белмим. Миңа калса, безнең яшьтә һәр көнгә куанып яшәргә һәм ниндидер рәсми, мәҗбүри нәрсәләр белән үзеңне азапламаска кирәк.