60 яшьлек укытучы 15 яшьлек кыз белән интим мөнәсәбәткә кергән
60 яшьлек укытучы 15 яшьлек кыз белән интим мөнәсәбәткә кергән
Башкортстанның Кушнаренко районында 60 яшьлек укытучыны азгын гамәлләр кылуда гаеплиләр. Ул 16 яше тулмаган мәктәп укучысы белән интим мөнәсәбәткә кергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, бу кеше мәктәптә укытучы булып эшләгән чагында 2018 елның сентябреннән 2019 елның мартына кадәр укучы кыз бала белән азгын гамәлләр кылган. Бу вакытта балага 15 яшь булган. Әлеге хәлләр билгеле булгач, укытучыны эштән куганнар.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Тикшерүчеләр укытучыларны, укучыларны сораштыра. Җинаять эше ачылган.