Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

60 мең сум пенсия алу өчен нинди шартны үтәргә кирәк?

news_top_970_100

Картлык буенча 60 мең сумлык иминият пенсиясен алу өчен, аена 220 мең сумнан артык акча эшләргә кирәк. Өстәвенә, әлеге сумма керем салымыннан тотып калганчы күрсәтелгән. Тиешле исәпләүләр Россия Социаль фонды сайтында калькулятор буенча башкарылган, дип яза Lenta.ru.

Әмма, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, мондый пенсия алу өчен югары хезмәт хакы гына түгел, ә «ак хезмәт хакы» алырга, шулай ук озак вакытлы пенсия саклаулары шартнамәсен төзергә кирәк.

Парламентарий сүзләренчә, Россиядә пенсия хезмәт хакының 40%ын тәшкил итәргә тиеш. Әмма иминият кертемнәрен исәпләү өчен бердәм база буенча чикләүләр бар. Мәсәлән, билгеле бер суммадан соң взнослар 15%ка кадәр «төшә», диде Бессараб.

Депутат өстәп әйткәнчә, озак вакытка исәпләнгән пенсия акчалары шартнамәсен формалаштырсаң, 60 мең сумга пенсиягә алуга ирешергә мөмкин. Бүген дәүләт үз ягыннан 360 мең сум акча кертеп, мондый акчаларны формалаштырырга ярдәм итә һәм эш бирүчеләр дә ярдәм итә, дип билгеләде парламентарий.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 май 2025
    Исемсез
    60 мең пенсия белән кызыктырмагыз инде. Күпме көчәнсә дә простой кешегә ул тәтемәячәк. Айга миллионнар алган кешегә пенсия гел кирәкми, аңа ул артык мәшәкать кенә тудыра.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100