Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

60 кеше янып үлгән «Зимняя вишня» директоры, ярты срогын да утырмыйча, төрмәдән чыкты

news_top_970_100
60 кеше янып үлгән «Зимняя вишня» директоры, ярты срогын да утырмыйча, төрмәдән чыкты

Кузбасста «Зимняя вишня» сәүдә үзәгенең төп арендаторы – янгын булган вакытта генераль директор булган Надежда Судденок иреккә чыкты. 2018 елның мартында «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булган иде. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Шәһәрнең Мариин суды гомуми режимдагы колониядә булган 50 яшьлек хатын-кызны сәламәтлек торышы буенча иреккә чыгарган.

«Хөкем ителгән хатын-кызның медицина диагнозы иректән мәхрүм итү урыннарында җәзаны үтүгә комачаулый торган авырулар исемлегенә керә, ә хөкем ителүченең хәле шактый начарланган», – дип аңлаткан судның рәсми вәкиле Алексей Бушуев.

Фото: © Россия Тикшерү комитеты

Судта Надежда Судденокның авыруы турында әйтүдән баш тартканнар: табиб сере. Әмма күрсәтелгән исемлеккә онкология, психик авырулар, шикәр диабеты, йөрәк авырулары, туберкулезның катлаулы формалары һәм башка сирәк авырулар керә.

Алексей Бушуев аңлатканча, Судденокны иреккә чыгару искын судка Надежда утырган колония җибәргән. Медицина-санитария бүлек вәкиле аңлатканча, Судденокны колониядә дәвалап булмый, моның өчен кирәкле шартлар һәм лицензия юк. Судденок үзе утырышта катнашмаган, аның мәнфәгатьләрен адвокаты яклаган.

«Тәкъдим ителгән документлар һәм суд утырышында катнашучыларның дәлилләре нигезендә, суд Надежда Судденокны киләчәктә җәза үтәүдән азат итү карарын кабул итте», – дип хәбәр иткән суд вәкиле.

Шулай ук Алексей Бушуев аңлатканча, ел дәвамында судка меңәрләгән шундый мөрәҗәгать килә, һәм алар, эшнең резонанслы булу-булмавына карап тормыйча, гамәлдәге законга таянып эш итә.

2021 елда Завод районы суды Надежда Судденокны иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтүдә гаепле дип таба. Җинаятьләрен гомумиләштереп һәм җәзаларын өлешчә кушып, аны 13 ел да 6 айга гомуми режимдагы колониягә хөкем итәләр. 2023 елның июнендә Кемерово өлкә суды аның җәзасын 2 айга киметә.

Иреккә чыккан вакытта, Надежда Судденок җәза срогының күп вакытын – 13 елның 8 елын үткән була инде. Һәрхәлдә, фаҗига булганнан соң нибары 5 кенә ел узды. Монда эш Россия законнарындагы үзенчәлекләргә бәйле. 2018 елның 6 мартында кулга алынганнан алып, 2023 елның июлендә апелляция суды карары чыкканчы, СИЗОда булган һәр көн Надежда Судденок өчен бер көн ярым булып исәпләнә. Көннәр гадәти исәпләгән колониядә ул бары тик 3 ай гына була. Әмма Надежда, авыруы булмаса да, иреккә вакытыннан алда чыга ала иде: 2024 елның мартында ул, шартлы рәвештә вакытыннан алда чыгаруларын сорап, ходатайство бирә алыр иде.

Фото: © Россия Тикшерү комитеты

Надежда Судденок, «Зимняя вишня»дагы янгын эше фигурантлары арасыннан, сәламәтлек буенча вакытыннан алда иреккә чыккан беренче генә кеше түгел. 2023 елның апрелендә янгын каравылы башлыгы Сергей Генинда яман шеш авыруы ачыклангач, суд прокуратураның аны иреккә чыгару мөрәҗәгатен хуплый. Генинның срогы тулырга 2 атна гына калган була.

Шулай ук янгын сигнализациясе хезмәте белән шөгыльләнә торган компания технигы Александр Никитин да иреккә чыккан. Әмма ир-ат үзенә билгеләнгән 5 елны да колониядә була һәм җәза срогын тулысынча үтәп, иреккә чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100