Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6 яшьлек малай урманда биш көн буе яфрак һәм җиләк ашап исән калган

news_top_970_100

Вьетнамда 6 яшьлек малай урманда адашып кала һәм 5 көннән соң исән килеш табыла.

Данг Тиен Лэм исемле малай туганнары белән инештә уйный, тик көтмәгәндә таулар ягына китә һәм кире кайтмый. Бала югалып берничә сәгать узуга, аны якынча 200 кешедән торган төркем эзләргә чыга. Бу вакытта полиция видеокүзәтү камераларын тикшерә, шулай ук, ул баткан булырга мөмкин дип, сулыкларны карый.

Берничә көн узгач, малайны җирле фермерлар таба. Алар дарчин җыйган вакытта урманда бала елаган тавыш ишетә. Лэм куак астында утырган һәм үзен соңгы тапкыр күргән җирдән 6 километр ераклыкка киткән була. Малай бик йончыган була, аягында да басып тора алмаган, шуңа күрә фермердан үзен күтәреп алып баруын сораган. Малай шушы көннәр дәвамында урманда берүзе генә булуын, яфраклар һәм кыргый җиләкләр ашап торуын, елга суы эчүен сөйләгән.

Монда яшәүчеләр баланы кайгыртып, аңа торт һәм сок тәкъдим иткән. Ә полиция баланың исән калуын могҗиза дип атый. Кечкенә Лэмны хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза «BBC News» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100