Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6 яшьлек малай шашлык пешергәндә мангал авып һәлак булган

news_top_970_100
6 яшьлек малай шашлык пешергәндә мангал авып һәлак булган

Владивостокта шашлык пешергәндә мангал авып, 2017 елгы малай үлгән, дип хәбәр итә Диңгез буе крае прокуратурасы.

Владивостоктагы Союз урамында шәхси йортны арендага алып яшәүче чит илдән килгән гаилә сөйләвенчә, ишегалдында шашлык пешергәннәр, малай уйнап йөргән. Аның өстенә мангал ава, һәм аның башы җәрәхәтләнә. Малайны коткара алмаганнар.

Социаль челтәрләргә прокуратура видео куйгач, бу хәлгә ышанмаучылар барлыкка килгән. Мангал баланы үтерерлек түгел, башка сәбәптән үлеп, мангал дип акланмыйлармы, дип шикләнәләр. Өстәвенә, ишегалдында юл билгесе күренә. «Менә белдек юл билгеләрен кем урлаганын. Аннары аварияләр арта», – дип гаепләгәннәр гаиләне. Аларның чит илдән килгән мигрантлар булуы да шик өстәгән.

Хәзер тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100