news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

6 яшьлек кыз баланы көчләп үтерүдә әтисен гаеплиләр

Көчләп үтерелгән бала мәетен шәхси йортта тапканнар.

news_top
6 яшьлек кыз баланы көчләп үтерүдә әтисен гаеплиләр
21 сентябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә урнашкан шәхси йортта 6 яшьлек кыз бала мәете табылган. Аны көч кулланып үтерүләре ачыкланган. Бу турыда Ростов өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге җинаятьтә шикләнеп баланың 28 яшьлек әтисен тоткарлаганнар. Тикшерү комитеты "Көчләү", "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре", "Үтерү" маддәләре буенча җинаять эше ачкан.

Суд баланың әтисен сак астында калдыру турында карар чыгарган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар