Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6 үсмер утырган «Хонда» күрше авылга барганда әйләнеп каплана – 2 кыз үлә, 4 малай имгәнә

news_top_970_100
6 үсмер утырган «Хонда» күрше авылга барганда әйләнеп каплана – 2 кыз үлә, 4 малай имгәнә
Фото: Алтай крае прокуратурасы

Алтай краеның Кош-Агач районында 15әр яшьлек ике кыз авариядә һәлак булган. Якынча белешмә буенча, әлеге авариядә 2 үсмер үлгән, тагын 4 бала имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авария 15 майга каршы төндә – 03.04 сәгатьтә була. Машина салонында 4 малай һәм 2 кыз утыра. Балалар бер авылдан икенчесенә таба «Honda Accord» машинасында барырга чыккан.

Алтай прокуратурасы белешмәсе буенча, йөртүче машина белән идарәсен югалта һәм юлдан чыгып китә, машина әйләнеп каплана. Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган.

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, балалар чит кеше машинасын техник хезмәт күрсәтү сервисыннан (СТО) алып чыгып киткән. Әлеге СТО хуҗасы – авариягә очраган балаларның берсенең атасы. Алты үсмернең кайсысы рульдә булуы әлегә ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Алтай крае прокуратурасы хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, «Honda Accord» машинасын йөртүче Кокоря авылы ягыннан Кош-Агач авылына таба идарәсен югалта. Аннары машина юлдан чыгып каплана.

Авариядә 2008 елда туган 2 кыз бала үлә. Балигъ булмаган яшьтәге тагын 4 үсмер төрлечә имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100