6 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы, кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 13, яшен вакытында 15-16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көнбатыш районнарда +14˚, көндез +21..+26˚ градус.
Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Сарымсак утыртырга була. Ылыслы агачларның кәүсәләрен язын кояш пешерүдән саклау өчен капчык яки крафт-кәгазь белән урап куярга кирәк. Гладиолус һәм георгиннарның суганчаларын казып алып, саклауга алып куярга мөмкин.