6 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚ градус, урыны белән туфракта -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +10..+15˚ градус җылы була.
Үсеш алучы ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Кышкылыкка сарымсак тырнаклары утыртып куярга була. Җимеш бирә торган агач-куакларны утыртырга, күчереп утыртырга була.