6 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
6 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
 
                    
                6 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы  +5..+10°, көндез +17..+22° градус.  
  
      
              
           
            
            6 сентябрь.
  Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.
  Яшелчә бакчасы
      Түтәлләргә компост, янган тирес чәчәргә кирәк. Саклау өчен яшелчә, тамыразыкларның орлыкларын җыярга була. 
      Чәчәк түтәле
      Авыру декоратив агач-куакларны бетерергә кирәк. Клумбаларга компост, янган тирес чәчәргә була. Туфракка минераль ашламалар сибәргә мөмкин.       
          
Җиләк-җимеш бакчасы
      Җиләк-җимеш бакчасы
Авыру, уңыш бирүдән туктаган агач-куакларны бетерергә кирәк. Агачларның кәүсәләрен агарту. 
   
            