6 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +8..+13˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай балык йолдызлыгында.
Бу көнне агач-куакларның ботакларын кисү тыела. Кышлыкка утыртып калдырыла торган яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утыртып куярга мөмкин. Бүлмә гөлләренә сыек ашламалар сибәргә кирәк.