Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6 октябрь мәзәкләре: «Акча кешене боза… Шуңа да күпчелек халык әйбәт безнең»

Авылда Вәлине яратмыйлар иде. Ул 1966 елда аракы шешәсен төшереп ватты.

news_top_970_100
6 октябрь мәзәкләре: «Акча кешене боза… Шуңа да күпчелек халык әйбәт безнең»
«Чаян» журналы карикатурасы

Ябалаклар соң тора, соң ята.

Тургайлар иртә тора, иртә ята.

Әмма шундый тавыклар бар дөньяда — алар аркасында тургайлар соң ята, ябалаклар иртә тора.

***

Ни өчен ирләр хатын-кызлар өчен басып эчә?

Ятып эчүе уңайсыз.

Ир кеше үзен хатын-кыздан өстенрәк хис итеп тора.

Басып эчкәндә күбрәк керә.

Баскач, чалбардагы салат кисәкләре идәнгә коелып төшә.

Баскач, табындагы хатын-кызлар яхшырак күренә.

Баскач, чыгып китүе уңайрак.

Баскач, табында кемнең исереп йоклап киткәне күренә.

Баскач, кысталдыңмы-юкмы икәнеңне аңлыйсың.

Баскач, хатының колагыңа: «Эчмә инде, дуңгыз булгансың бит!» — дип ысылдамый.

Хатын-кызлар өчен! Ирләр басып эчә!

—  

Физрук яшь хатынга өйләнә. Хатыны сорагач, бу моны волейбол уйнарга өйрәтергә алып чыга. Ир кисәтә — йортларга таба сукма тубыңны, тәрәзәгә тиюе бар.

Әмма хатын тубын тәрәзәгә таба суга да берәүнең тәрәзәсе ватыла. Ир:

— Әйттем мин сиңа! Менә хәзер үзең бар да гафу сора инде!

Нишлисең — ир белән хатын китәләр гафу сорарга. Керсәләр — фатирның тәрәзәсе генә түгел, бүлмә уртасындагы ваза да ватык. Йонга батып беткән Кавказ кешесе утыра.

Болар гафу үтенә башлый: «Без ялгыш ваттык, тәрәзәне түлибез». Теге кеше әйтә:

— Юк, мин сезгә рәхмәт әйтергә телим. Мин бит җен, 1000 ел буе шушы кувшин эчендә утырдым. Сез аны ваттыгыз да мине коткардыгыз. Рәхмәт йөзеннән сезнең ике теләгегезне үтим. Әмма өченче теләк — минеке.

Ир:

— Миңа ел саен миллион доллар килеп торсын!

— Булыр!

Ир шатлануыннан кая керергә белми.

Хатын:

— Хәзер инде акчабыз бар. Мин сәяхәт итәргә яратам. Дөньяның һәр илендә минем үз өем булсын!

— Булыр! Ә инде өченче теләк минеке. Мин синең хатыныңны бер төнгә үземнеке итәр идем, син каршы булмасаң…

Ир — хатынына:

— …Без инде күпме акча алдык, күпме байлык… Ярар инде бер тапкырга гына…

Хатынын калдырып чыгып китә. Хатыны бу кеше белән төн чыга. Иртән бу кеше хатыннан сорый:

— Синең иреңә ничә яшь?

— Утыз.

— Һәм ул һаман да җеннәргә ышанамыни әле?

***

— Доктор, минем бу чирне ничек дәваларга икән?

— Хәзер Яндекстан карыйм.

— Яндекстан мин үзем дә карый алам.

— Юк, карамагыз. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, һәрвакыт табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

***

Институтта укучы кыздан хат:

«Әти! Әни!

Мин укырга чыгып киткәннән соң инде өч ай узды. Ул вакыттан соң күп вакыйгалар булды. Алданрак хәбәр итмәгәнгә гафу үтенәм. Әмма яшереп кала алмыйм, язам.

Әмма укыр алдыннан утырыгыз. Алайса егылуыгыз бар.

Минем барысы да әйбәт инде. Институт тулай торагындагы янгын вакытында сикереп төшкәндә сынган аяк та төзәлде. Дөрес, башым гына кайчак бик авырта.

Янгын вакытында мине янгын сүндерүче коткарды. Аннары ул хастаханәгә килеп йөрде, яшәргә урын булмагач, мине үзенә чакырды да, мин анда яши башладым. Ул мине бик яратты, ул әтидән нибары ике яшькә генә олырак. Дөрес, аның кечкенә кызы да миннән ике яшькә олы иде, ул мине бер дә яратмады. Авырга узуымны белгәч, бөтенләй күралмый башлады. Әмма без өйләнешә алмадык, чөнки мин кара тәнле егеткә гашыйк булдым да, тулай торакка кире күченеп киттем.

Менә шул.

Хәзер чын дөресе: Бернинди янгын да булмады, минем бер җирем дә сынмады, мин кияүгә дә чымадым, егетем юк.

Әмма мин тарих белән физикадан имтиханнарны «өчле»гә бирдем һәм миңа стипендия бирелмәячәк.

Мин бары тик билгеләр өчен орышмавыгызны, тормышта тагын да куркыныч хәлләр була икәнен генә әйтергә теләдем.

Сәлам белән, сезнең кызыгыз».

***

Әби белән бабай телевизор карап утыра.

— Юлия Тимошенкога бүсер чыккан икән!

— Авыр әйбер күтәргәндер инде.

— Әйе, газ баллоннары ташыгангадыр.

***

Өч аучы этләрен мактый.

— Мин бервакыт урманга киттем, дарыны онытканмын. Дары савытын иснәттем, өйгә кайтып, дары алып килде!

Икенчесе:

— Мин мылтыкны онытканмын. Патроннарны иснәткән идем, өйгә кайтып, мылтыкны алып килде.

Өченчесе:

— Мин урманга барган идем. Күл буена килеп чыктым. Их, хатынны да аласы калган, су коеныр идек дип уйладым. Сумканы актарам — ялгыш хатынның купальнигын да алганмын. Эткә иснәттем — күрше Вәлине ияртеп алып килде!

***

Галия һәрвакыт үзеннән өлкәнрәк ирләр белән генә йөри иде. «Булдыра алмаса, карт ир әле виагра эчә ала ул, ә менә тәҗрибә аптекада сатылмый», — дип аңлата иде ул моны иптәш кызларына.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Мин алтынчы класста укыганда авырып мәктәпкә бармый калырга булдым. Салкын су эчеп карадым. Юк. Аннары карда яланаяк йөрдем — юк. Юка киенеп йөрдем — юк.

Әниләр өйдә булмаганда берничә ай буе шулай эшләдем — юк, авырып булмый. Аннары мин «доза”ны арттыра башладым — салкында озаграк торам. Юк, авырып булмады.

Аннары шәһәрдә ОРВИ башланды. Безнең мәктәптә һәм өйдә авырмаган кеше калмады. Миннән кала. Шунда мин чыныгуның нәрсә икәнен аңладым.

***

Кечкенә кызга Яңа ел көнне Кыш Бабай чакырдык. Килми дә килми, кыз инде борчылып бетте. Яңа ел башлана дигәндә генә килде бу, ишек шакый. Кыз ишеккә йөгергәндә итәгенә басып егылды да елый башлады.

Кыш бабай килеп керде. Шактый исерек инде, чайкалып тора хәтта. Ярар, аңа игътибар итмибез инде, килгәненә рәхмәт. Кыз, еламсырап, сөйли башлады:

— Кыш бабай! Мин сине күпме көттем! Шигырь ятладым! Син озак килмәгәч, ишекне ачарга барганда егылдым да шигыремне оныттым.

Кыш бабай, чын күңеленнән борчылып:

— Ах, авызыңны себерим икән алайса!

***

Балконга чыктым. Бер егет бара. Мине күрде бу:

— Мяу-мяу! — ди.

Мин гаҗәпләндем инде. Бу кызлар белән шулай танышадыр дип уйлыйм. Җиңелеп каласы килми.

— Мяу-мяу! — дидем.

Егет тагын:

— Мяу-мяу!

Мин:

— Мяу-мяу.

Балкон астында агачлар үсә. Шулар арасына кереп китте.

— Мяу-мяу.

Вәт тиле егет дип уйлыйм. Әмма уенны дәвам итәсе килә.

— Мяу-мяу.

Астан теге егет:

— Ярар инде, котыртмагыз, песи баласы качты, шуны эзлим.

Шулкадәр оялдым, тиз генә кереп киттем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100