Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«6 миллион сум уенчык акча белән килгән» – Казанда кеше атып үтерүче үзен хаклы дип саный

Казанның Минск урамындагы лифтта эшмәкәрне атып үтерү турындагы җинаять эшендә яңа фактлар ачылды. Гаепләнүче кеше үтерергә җыенуы турында алдан ук сөйләп йөргән булган. Суд залында мәрхүмнең кызы һәм җинаятьченең күршесе сөйләгәннәрне «Татар-информ» хәбәрчесе тыңлап кайтты.

news_top_970_100
«6 миллион сум уенчык акча белән килгән» – Казанда кеше атып үтерүче үзен хаклы дип саный
Марат Низамов берничә маддә буенча гаепләнә.
Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

«Мин барысын да дөрес эшләдем!» – Рафаэль Дускаевны үтергән адәм шундый сүзләр әйткән. Суд залында үтерүченең бу сүзләрен мәрхүмнең кызы кабатлады. Вероника Алиева әтисен атып үтергән кешене гомерлеккә төрмәгә утыртуга ирешергә тели. Аның сүзләренчә, җинаятьче үз гаебен таныган һәм кылган гамәлләренә бер тамчы да үкенми. Җинаять эшен Татарстанның Югары суды карый башланганнан бирле, кыз бер генә утырышны да калдырмаган.

Исегезгә төшерәбез: былтыр сентябрь аенда Казанның Минск урамында коточкыч фаҗига булган иде. Йортларның берсендә лифт эчендә 51 яшьлек эшмәкәр Рафаэль Дускаевны атып үтерделәр.  Канлы мәхшәр хәтта видеокамераларга да эләккән.

Видеокамера язмасыннан.

Кайнар эзләр буенча, 36 яшьлек Марат Низамов тоткарланган. Ул әтисе белән шәһәрдән чыгып китәргә маташкан вакытта полиция хезмәткәрләренә эләгә. Хәзер аңа берничә маддә буенча гаеп белдерелгән: ул мошенниклык гамәлләре кылуда, үтерүдә һәм корал саклауда гаепләнә.

«Ул хәтта бездән гафу үтенер өчен элемтәгә керергә дә тырышмады», – дип сөйләде «Татар-информ»га мәрхүмнең кызы.

Иң каты җәзадан тыш, кыз Марат Низамовтан акчалата компенсациягә дә ирешмәкче. Ул алар гаиләсенә китерелгән мораль һәм матди зыянны 2,5 миллион сум итеп бәяләгән.

«Ул хәтта бездән гафу үтенер өчен элемтәгә керергә дә тырышмады», – дип сөйләде мәрхүмнең кызы.

Фото: © Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Салмачи бистәсендәге ике участок өчен үтергән

Рафаэль Дускаевның Салмачи бистәсендә җитештерү цехы булган ике җир кишәрлеген сатуга куюы турында Марат Низамов август уртасында белеп ала. Тикшерүчеләр фикеренчә, нәкъ менә шул вакытта аның башында Дускаевның җирләрен үзләштерү планы туа. Низамов Дускаевны алдап баемакчы була. Сатып алу детальләре турында ике атна буе сөйләшәләр. Ә 2 сентябрьдә килешү төзелә – иртән Дускаев белән Низамов күпфункцияле үзәктә очраша һәм кирәкле документларны имзалый. Килешүнең суммасы 6 миллион сум тәшкил итә.

Аннары алар Дусакаевның фатирына юнәлә. Подъездга керер алдыннан, Низамов машинасыннан «Сайга» карабины ала. Сатучыга моны кулындагы акчаларның күп булуы белән аңлата. «Теләсә нәрсә булырга мөмкин», – ди ул участокларны сатучыга. Акча тутырылган сумканы Низамов Дускаевка лифтта ук тапшыра. Дускаев сумканы ачуга, анда уенчык акчалар булуын күреп ала. Ирләр талаша башлый, һәм шул вакытта Низамов Дускаевның башына мылтыктан ата. 15 нче катка менеп җиткәч, ул мәетне подъездга чыгарып ата һәм аның паспортын, җир хуҗасы булу турындагы документларын алып кача.

«Мәетен беркайчан табылмаслык итеп яшерәчәкләр»

Гаепләнүчеләр эскәмиясенә Марат Низамов июньдә эләкте. Шул вакыттан бирле ТР Югары суды дистәдән артык шаһиттан сорау алырга өлгергән. Хөкем ителүченең күршесе Зөфәр Хөсәенов судта соңгы чыгыш ясаучыларның берсе булды. 12 сентябрьдә булган чираттагы утырышта аннан сорау алдылар. Ул Низамов белән фаҗига көне алдыннан күрешүен әйтте. Ул чакта Низамов бер танышыннан Салмачи бистәсендәге җир кишәрлекләрен тартып алырга нияте булуын әйткән. Күршесеннән бу эшне ничек итеп эшләргә икәнен сорашкан.

Тиздән суд каршында фаҗига көнне булган хәлләр турында хөкем ителүче үзе сөйләячәк.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ» 

«Без Низамов белән 1 сентябрьдә очраштык, безгә автомобиль базарына барып кайтырга кирәк иде. Юлда ул кемнәндер участок сатып алырга җыенуын, әмма аның өчен акча түләмәячәген сөйләде. Мин ул чакта ук, ул-бу була калса, шик астына беренче булып аның эләгәчәген әйттем», – диде Низамовның күршесе.

Күршесе белән сөйләшеп китеп, Низамов җир хуҗасының эзсез югалуын оештырмакчы булуын әйтә. Моның өчен ул хәтта аны үтерергә заказ бирергә дә әзер булуын белдергән.

«Ул Таҗикстан яки Дагыстан егетләренә мөрәҗәгать итә алуын әйтте. Аның сүзләренчә, алар мәетне беркем дә тапмаслык итеп яшерә ала», – дип өстәде Хөсәенов.

Тиздән суд каршында фаҗига көнне булган хәлләр турында хөкем ителүче үзе сөйләячәк. Шуннан соң ТР Югары суды Низамовка хөкем карары чыгарачак.

Елена Сәлахова

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100