«6 миллиард сум!»: бер елда мошенниклар Татарстан кешеләреннән шул кадәр акча урлаган
Узган ел эчендә мошенниклар татарстанлыларның 6 млрд сум акчасын урлаган, бу суммадан бары тик 77 млн сумы гына кире кайтарылган.
Татарстан прокуратурасы, мошенниклар кешеләрне алдау һәм аларны үзләренә акча күчерергә мәҗбүр итү өчен төрле схемалар куллана, дип кисәтә.
Алар үзләрен банк, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, табиблар яки шәхси мәгълүматка керү мөмкинлеге булган тагын башка өлкә хезмәткәрләре итеп таныта.
«Алар «сезнең банк счетыгыз белән проблемаларыгыз бар», «сез бүләк оттыгыз» яки «сезгә ашыгыч рәвештә нәрсә өчендер түләргә кирәк» дип әйтә алалар. Мондый шалтыратуларга ышанмагыз һәм шәхси мәгълүматларыгызны, парольләрегезне һәм банк карталарының номерларын телефон аша хәбәр итмәгез», – дип сөйлиләр ведомствода.
Шуны истә тотарга кирәк, әгәр сезгә шундый шалтыратулар килә, сездән акча күчерүләр сорыйлар икән – трубканы куегыз һәм, мәгълүматны тикшерү өчен, банкка яки полициягә шалтыратыгыз.