news_header_bot
Язманы тыңлагыз

6 метрлы питон гидны буып үтерә язган

news_top

Индонезиядә 6 метр озынлыктагы питон гидны буып үтерә язган. «КП» телеграм-каналында шул урыннан фотолар чыкты.

Ир-ат туристлар белән көймәдә бара, ул елга буенда ятучы еланны күрсәтмәкче була. Озак уйлап тормыйча, гид питонны башыннан эләктереп алырга маташа, тик суга егылып төшә. Шул мизгелдә елан гидның гәүдәсен чолгап ала.

Бәхеткә, туристлар югалып калмый. Алар гидны көч-хәл белән көймәгә кире тартып кертә.

Тик аннары туристлар бергәләшеп питонны тоталар да, үзләре елан белән фотога төшә башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар