6 мартта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Юеш кар һәм яңгыр явачак; урыны белән томан төшәчәк. Төнләр кайбер районнарда бераз буран булачак. Көньяк-көнбатыштан 17-22 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.
6 март.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Рассадага органик ашламалар кертү, үсемлекләрне күчереп утырту. Томат, борыч һәм баклажан рассадаларын күчереп утырту өчен уңай вакыт.
Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен кисү, яфракларын өзү өчен уңышсыз вакыт. Рассадага органик ашламалар кертү, үсемлекләрне күчереп утырту. Чәчәк рассадаларын күчереп утырту өчен уңай вакыт.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач-куакларны кисү өчен уңышсыз вакыт. Виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була.