«6 кеше үлде». Авариядә исән калган кызның әтисе һәм энеләре үлә, әнисе авыр хәлдә
30 июньдә Алтай краеның Шипуново районында А-322 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә 6 кеше үлгән. 4 кеше исән калган, ләкин алар бик каты имгәнгән һәм озак вакыт хастаханәдә дәваланган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.
Алтай крае Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 июньдә Шипуново районында көндез Kia Forte һәм Honda Odyssey автомобильләре бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар нигезендә, Kia машинасы белән идарә иткән ир-ат исерек булган. Евгений каршы як полосага чыккан һәм каршыга килүче машина белән бәрелешкән.
Машинада 7 пассажир булган: Евгенийның 7 һәм 8 яшьлек ике улы, 9 яшьлек кызы Алина, хатыны Галина, ике сеңлесе һәм иптәше. Икенче машинада Казахстаннан Шипуново авылына туганнарының юбилеена килгән ирле-хатынлы пар булган. 10 кешенең дүртесе генә исән калган – исерек машина йөртүченең хатыны, кызы, сеңлесе һәм дусты. Аларның барысын да авария урыныннан башта Алейск шәһәренә хастаханәгә алып киткәннәр, ә соңыннан Барнаулдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күчергәннәр.
Евгенийның сеңлесе белән дустының хәле бераздан яхшырган. Галина белән Алинаның хәле исә күпкә авыррак – аларның икесенең дә башы имгәнгән, айдан артык комада ятканнар. Июльдә Алина акрынлап аңына килә һәм кулын селкетә башлаган.
«Безгә берәү дә ярдәм итә алмый, сабырлык кына кирәк»
Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәдән чыгарганнар, алар яшәү урынындагы хастаханәләрдә алга таба дәвалана. Евгенийның хатыны Галина хәзерге вакытта аңында, аны Рубцовск шәһәре хастаханәсенә күчергәннәр. 9 яшьлек Алинаны гаиләнең туганы Марина опекага алган.
«Галя хастаханәдә. Ул хәзер кызын түгел, үзен дә карарлык хәлдә түгел. Зонд аша ашый, бер ноктага карап ята, ләкин мине ишетә һәм аңлый. Мин аның белән сөйләштем. Малайлар белән Женяның үлгәнен әйттем. Галя күзләрен йомды, яңагыннан күз яше тәгәрәп төште.
«Син үзең дә гаепле. Мин Женяны якламыйм, ул да гаепле, ләкин син балаларны машинага утыртмаган булсаң, ул үзе генә үлгән булыр иде», – дидем. Ул тагын елап җибәрде. Нәрсәдер әйтмәкче булды, тик әйтә алмады, – дип сөйләде Марина. – Мин аңа Алинаны, балалар йортына җибәрмәсеннәр өчен, опекага алуым турында әйттем. Баланы ташламам, рәнҗетмәм, дәвалармын, тәрбияләрмен, аякка бастырырмын, аннары синең янга Рубцовскига алып килермен, – дип вәгъдә иттем».
Кыз коляска ярдәмендә хәрәкәтләнә. Яңа уку елында Алина өйдән укырга мәҗбүр булачак.
«Әкренләп шуышырга өйрәнде. Кайвакыт, китап укыйсы килмичә, көйсезләнә, елый. Ләкин аның яхшы килеп чыга. Алинаның башы бик нык имгәнгән, хәтере начар, әмма сөйләменә зыян килмәгән», – ди Марина.
«Безгә хәзер берәү дә берничек тә ярдәм итә алмый. Сабырлык кына кирәк. Бабасы белән икәү тырышабыз, Алинаны маркетплейслар аша киендерәбез, чөнки бездә кием кибетләре юк. Үзебезнең машинабыз да юк. Аны тернәкләнү узуга әзерләнү өчен хастаханәгә йөртәбез. Машинага заказ биреп, алып барып, алып кайтып йөрибез. Алинага 3 ай буе йөрергә ярамаячак – ботлары сынган. Октябрьдә тернәкләнү уза башлыйбыз, ә декабрьгә операция билгеләнгән – аякларындагы энәләрне алачаклар», – ди ул.
Туганнары Алинага гаиләсе һәлак булу турында сөйләргә әзерләнә.
«Әтиең белән энеләрең фәрештәгә әйләнде, алар күккә очып китте, дип аңлаттым. Алар инде уянмаячак, аларны Зоя әбиең күктә каршы алачак, дидем. Алина аларны күрсәтүемне сорады. Ләкин минем аны зиратка алып барып, кара туфрак өемнәрен күрсәтәсем килми. Кабер ташлары урнаштырганны көтәм», – дип сөйләде Марина.