Егетемнән кияүгә чыгарга тәкъдимне көтеп ардым. Без аның белән мәктәп елларыннан бирле бергә. Быел очрашып йөргәнебезгә 6 ел булды. Ул вакыт аралыгында ниләр генә күрмәдек: дуслаштык та, талаштык та, кабат бергә булдык.
Закир белән без бер авылдан. Ул – түбән, ә мин югары очта торам. Ничә ел буена үз өенә бер тапкыр да алып кайтканы юк. Ә ул беренче адым ясамагач, мин дә «трамвайдан алдан чаба» алмыйм. Әти-әниләребез белән җыелышларда, Сабантуйларда, кибеткә барганда күрешәбез. Бу хакта сөйләп тә торырга кирәкми инде. Авылда бөтен кеше бер-берсен беләсе килмәсә дә – белә.
Мәктәп елларында хисләр ташып тора иде. Бездә булган мәхәббәт гомер буена җитәр төсле булып тоелды. Вакыты белән хисләр әзрәк сүрелә төшкәнгә мин әзер идем. Гел алай була алмаганын икебез дә яхшы аңладык.
Бергә Казанга укырга кердек. Әле институтта укыганда ук Закирга өйләнешү турында әйтеп караган идем. Ә ул һәр сөйләшүдән соң теманы икенчегә бора, я «вакыт юк» ди, я миңа «башын ашамаска» әйтә. Иң ошамаган сүзе шул инде. Нишләп ир-атлар белән сөйләшергә утырсаң, алар гел безнең сүзне, без җиткерергә теләгән проблеманы «баш ашау» дип кабул итә икән?
Яшь барган саен, кызлар тиз картая бит ул. Ә егетләргә, киресенчә, ирләр кыяфәте керә, хәтта матурая төшәләр. Ләкин үз яшьтәшеңне сайлагансың икән, өйләнергә кирәк, дип саныйм.
Юкса, аның әниләре бүләк иткән фатиры, машинасы бар, ә өйләнү уе башында да юк. Ул әйберләре булмаса: «Ни бетем белән өйләним?» – дияр иде. Мөмкинлеге бар бит.
Закир белән бу хакта күп тапкыр сөйләшеп карадым. Талашсак, дуслашырга сорап килә. Үзе мине тотмый да, җибәрми дә кебек. «Иртә әле, иртә», – ди.
Бер көне: «Кирәгем юк икән, әйдә, аерылышабыз», – дидем. Ә ул күзгә карап: «Син миңа кирәк», – ди дә кочаклый, үбә.
Үземне төшеп калганнардан димәс идем. Гәүдәм нәфис, йөзгә дә матур. Дус кызларым институт бетергәнче кияүгә чыгып беттеләр инде. Икәүләшеп, фатирны арендага алдылар. Ә мин һаман ялгыз торна кебек йөрим.
Закирның я ремонт ясыйсы бар, я ул машинаның тәгәрмәчләрен алмаштыра, я телефон ала, я вакыты җитмәгән. Кайчан җитәр икән соң ул вакыт?
Безгә икебезгә дә 25 яшь. Ә ул чынлап та миңа өйләнмәсә? 27 яшьтә яңа кияү эзләү, 20 яшькә караганда, күпкә кыенрак шул.
Әни дә ярага тоз салды бер көнне. «Бәлки, аның башка кызы да бардыр?» – дигән сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итте. Закирның үзеннән сорагач: «Түбәң киттеме әллә?» – дип көлде. Җитмәсә, дәлилләр дә юк. Фатирында бер коелып калган чәч тә күренгәне булмады. Аның күзләренә шашкан кыз булып күренәсем килми.
Хәзер мин мәктәптә укытучы булып эшлим. Иртән чыгып китәм, кич кайтам. Атнасына берничә тапкыр күрешәбез инде. Я машинада утырабыз, я кафеда ашап кайтабыз, я фатирына алып кайта да, кино карыйбыз. Бу «романтика» мәктәп баласы яки студент кызга бик тә ошар иде. Әмма минем әлеге яшемдә һаман шулай йөрисем килми. Яшьтәшләрем инде бала тапты. Ә без чипсы ашап, телевизор карыйбыз.
Закирның суыткычында өйдә пешкән ризык та юк. Аны кафеларда ашап, камыр ризыклары белән тукланып йөргәнен шуннан белеп була. Ә бергә торган булсак, гел пешерер идем. Кунакка килгәндә аңа ашлар пешергәлим. Бәлки, шулай аны кызыктырып булыр, дим. Юк, тәкәнең капкадан чыгасы килмәгән сыман, мөгезләрен тырпайтып, тик тора.
Телевизор асларына тузан кунган. Карыйсың да: «Хатын-кыз кулы җитми инде монда», – дисең.
Күпләр миңа: «Ник көтеп ятасың? Ташла да кит!» – дип киңәш бирергә мөмкин. Үзегезне минем урынга куеп карагыз, 6 ел – күп бит ул. Нәрсәгә очрашып йөрергә кирәк иде, әгәр ахыры аның шулай мәгънәсез тәмамланса?
Яшьлегемне әрәм итәм, дип куркам. Нәрсә эшләргә дә белмим. Минем кебек проблемалы кешеләр бармы икән ул?