
6 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр, койма яңгыр һәм боз явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +23..+28˚ градус.
Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Көзен куллану өчен кресс-салат, шпинат, пекин кәбестәсе утыртырга була. Пион, ирис һәм башка күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга ярый. Җиләк-җимеш культураларына, соң өлгерә торган яшелчәләргә фофорлы-калийлы ашламалар сибәргә була. Ачык туфракта кышлый торган үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга мөмкин.