news_header_bot
Язманы тыңлагыз

6 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
6 августка һава торышы һәм ай календаре

6 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен була. Төнлә һәм иртән томан төшә. Көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Күпьеллык чәчәкләрне: ирис, пион, ландышларны бүлеп күчереп утыртырга була. Куакларга һәм бакча җиләгенә органик ашламалар сибәргә кирәк. Карлыган куагының нык ботакларын калдырып, берьеллык нечкә үсентеләрен кисеп ташларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар