Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыз 6 ай авырлы иде, тик интим якынлык сорады». Яшь егет сөяркәсен буып үтергән

news_top_970_100
«Кыз 6 ай авырлы иде, тик интим якынлык сорады». Яшь егет сөяркәсен буып үтергән
видеодан скриншот

Красноярск шәһәрендә 20 ел элек вәхшиләрчә үтерү буенча җинаять эшен ачканнар. 2003 елның 6 октябрендә яшь хатын мәете табыла, ул авырлы була. Үтерүчене ул вакытта таба алмыйлар. Быел тоткарланган җинаятьче гаебен таныган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Үтерүче корбанын бик яхшы белә – алар сөяркәләр була. Кызга 22, егеткә 24 яшь. Төнлә егете кызы эшли торган сәүдә павильонына килә. Алар талаша.

Хәзер тоткарланган ир-ат сүзләренчә, хатын-кыз аңа интим якынлык тәкъдим итә, ләкин егет баш тарта. Кыз аны кимсетә, егет моңа чыдап тора алмый – шнур ала да аны буып үтерә. Хатын 6 ай авырлы була. Бала кемнән булуы билгеле түгел, хатын-кыз бу вакытта башка ир-ат белән очрашып йөри.

Җинаятьче качып китә. Аны тикшерә башлыйлар, тик ул алиби күрсәтә – имеш, төнне башка кыз белән уздырган. Тикшерү эшләре туктатыла.

20 ел узгач, Тикшерү комитетында әлеге эшне анализлыйлар, шаһитлардан яңа күрсәтмәләр табыла. Аларның кем булуын тикшерүчеләр әйтми. Шулай итеп үтерүченең эзенә төшәләр.

11 апрельдә бу ир-атны тоткарлаганнар. Ул гаебен таныган. Аңа гаепләү белдерелгән, ул сак астына алынган. Бу кешене 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты видеосы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100