news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

6-7 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top

6 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +12..+17˚ градус.

7 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез бераз яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 метр, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-3˚, көндез +13..+18˚, республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә +22˚ градус.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Агач-куакларның ботакларын кисү өчен уңышсыз көн. Кышны начар чыга торган крыжовник, роза чәчәге куаклары төбенә коры черемә һәм компост чәчәргә була. Җимеш бирә торган агачлар, җиләк куаклары утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар