news_header_bot
Язманы тыңлагыз

6-7 мартка һава торышы һәм ай календаре

6-7 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top
6-7 мартка һава торышы һәм ай календаре

6 мартта Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кар, кайбер районнарда буран булачак. Көндез кар явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә 17-22 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -11..-16˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык.

7 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -14..-19˚, аязганда -24˚; көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсеш алучы ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү. Тотма, борыч, баклажан, кәбестә орлыкларын суда бүрттереп чәчү өчен уңай вакыт. Рассада үстерү өчен чәчәк орлыклары сибәргә була. Җимеш бирә торган агач-куакларны ялгау.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар