news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

6-7 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
6-7 августка һава торышы һәм ай календаре

6 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +27..+32˚ градус.

7 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +27..+32˚ градус.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Туфракны казырга, түтәлләр ясап, әзерләп куярга була. Агач-куак үсентеләрен тамырландыру яхшы булачак. Агач-куакларның ботакларын кисү өчен уңай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне казып алып, бүлгәләп күчереп утыртырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар