Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6-7 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
6-7 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

6 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр, төнлә һәм иртән төньяк районнарда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..+4, көндез +5..+10˚, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +13..+18˚ градус. Төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлларда урыны белән бозлавык.

7 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көндез урыны белән яңгыр ява. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көнчыгыш районнарда урыны белән +8˚, көндез +7..+12˚, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +18˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Корыга чыдам һәм декоратив үрмә үсемлекләр утырту өчен уңай вакыт. Күпьеллык суган түтәлләрен һәм узган елгы петрушканы пленка белән каплап куярга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100