Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, 20 июльдә Аскын районы Кубыяз авылында бер йорт янган.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, агач йортны һәм мунчаны ут ялмап алган була. Йортны сүндергәч, 1965 елгы ир мәетен табып алалар.
Экспертиза ачыклаганча, бу ир йортына үзе ут төрткән һәм үзенә дә шулай кул салган. Сәбәбе – җавапсыз мәхәббәт өчен үч алу.