Алтай Республикасында яшәүче ир-ат елгада сүнеп калган машинасыннан әйберләрен алып чыгарга тырышканда батып үлгән. Моның буенча тикшерү башланган, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» сайты.
11 октябрьдә 56 яшьлек ир-ат «УАЗ» машинасында Кош-Агач районының Джазатор авылыннан көтүлеккә барырга чыга. Аргут елгасы аша чыкканда, машинасы сүнеп кала, УАЗ эченә су тула башлый. Ир-ат машинадагы әйберләрен чыгарырга тырыша. Әмма машинада әллә ни кыйммәтле нәрсә булмаган – сөлге, юрган, азык-төлек, шәхси әйберләр генә. Аларны ярга ташу өчен, ир үзенә бау бәйли, тик бу план куркыныч булып чыга. Аргут – тау елгасы, аның агымы шактый көчле, ә суы боздай салкын.
Ир-ат әйберләренең бер өлешен ярга чыгара, әмма үзе салкын, үзе көчле агымга каршы тора алмый һәм су астына китә.
Фаҗига булган җирлектә кәрәзле элемтә тотмый. Бу ир-ат ялгызы көтү көткән. Шуңа күрә аның югалуы турында шундук кына беркем дә әйтмәгән. 2 көннән соң, һәлак булган ирнең мәетен һәм машинасын очраклы гына табалар. Мәетен судан чыгаралар һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итәләр.
Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.