Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

56 яшьлек Григорий Лепс бишенче тапкыр әти булырга әзерләнә

«Без хатыным белән шул юнәлештә эшлибез», — дигән Лепс.

news_top_970_100
56 яшьлек Григорий Лепс бишенче тапкыр әти булырга әзерләнә

Җырчы Григорий Лепс журналистлар белән очрашуда бишенче тапкыр әти булырга җыенуын әйткән. Бу турыда LigaNews басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Бишенче бала табу турында 56 яшьлек Григорий Лепс яраткан хатыны белән фикерләшкән. Аларның уртак өч баласы бар инде. Җырчының беренче никахта туган кызы да бар.

Абу-Даби шәһәрендәге зур гастрольләрдән соң, Лепс әти булырга әзерләнеп йөри, ныклап спорт белән шөгыльләнә башлаган.

«Иң әһәмиятле гаилә традициясе — бала табу турында фикерләшү бара. Без хатыным белән шул юнәлештә эшлибез», — дигән Лепс.

Мисал иттереп, ул танышларын китергән. Гаилә бик яхшы, ләкин кыйммәтле йорт тапты. Шуннан соң хатыны бу йортны алсаң, бала табам дип әйтте, дигән Григорий Лепс.

  • Григорий Лепс «Рюмка водки на столе», «Самый лучший день» кебек җырлары белән таныш. Ул «Голос» проектында жюри составында да булды.

Григрий Лепсның «Аминь» клибын биш миллионнан артык кеше караган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100