Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

550 бала атасын судка биргәннәр

news_top_970_100
550 бала атасын судка биргәннәр
The Telegraph

550 баланың биологик әтисе булган Джонатан Мейер суд каршына басачак.

Бу кеше төрле илләрдә спермаларын калдыру белән шөгыльләнгән.

NVOG Голландия гинекологлар ассоциациясе 2017 елда ук беренче булып чаң каккан. Чөнки Джонатанның Нидерландта гына да кимендә 102 баланың атасы булуы ачыкланган.

Donorkind Нидерланд фонды серияле донорны судка биргән. Клиника кагыйдәләре буенча, бер кешедән иң күбе 25 бала туарга мөмкин икән. Күбрәк булган очракта, балалар арасында инбридинг (гомогамия, якын туганнарның кушылуы), инцестлар һәм психологик проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

2018 елда бала тапкан бер хатын да Джонатанны судка биргән. «Алдан белгән булсам, бу кешене сайламас идем. Хәзер баламның язмышы турында борчылам», – дигән ул.

Голландиядә кара исемлектә булса да, әлеге ир заты Дания, Украина һәм башка шәһәрләрдә сперма калдыру эшен дәвам итә икән. Кайбер очракларда ул «Рууд» исемен куллана. Шулай ук йорт эчендә орлыклыландыруны планлаштырган булачак әти-әниләргә интернет аша мөрәҗәгать итә, диелә «The Telegraph» сайты хәбәрләрендә.

Хәзер Джонатан Кениядә яши. Ул Гаага шәһәрендә туып үскән, аңа 41 яшь, һөнәре буенча – музыкант.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100