55 яшьлек фермер Илнур махсус операциягә киткән: кайткач, эшен дәвам итәргә уйлый
Мамадыш районыннан «Полосатый» кушаматлы хәрби Илнур Исхаков махсус хәрби операциягә киткәнче фермер була. Ул үз тормышын үзгәртүдән куркып калмый. Узган елның җәендә махсус хәрби операция зонасына китә.
«Ял вакытында җирләрне тәртипкә китерәм»
Илнур Исхаков Татарстанның Мамадыш районы Алгай авылында 1969 елда туган. Урта белемне Тәкәнеш мәктәбендә алган. Радио- һәм телемастер һөнәрләрен үзләштергән, Казанда тракторчы һөнәренә укыган. 1987-1989 елларда армиядә радиотелеграфчы булып хезмәт иткән, радио- һәм телемастер һөнәрләре белән мавыккан.
Армиядән соң ул күпмедер вакыт Түбән Камада телевизорлар ремонтлау белән шөгыльләнә. 90нчы еллар башында техниканы ремонтлау өчен запас частьләргә дефицит барлыкка килә. Яхшы эш таба алмый, торак белән дә проблемалары барлыкка килә.
Илнур Исхаковны авылга чакыралар. Һәм ул, озак уйлап тормыйча, авылга кайта. Техника белән эшли. Тәкәнеш зонасы колхозлары «Вамин»га кушылгач, үз эше белән шөгыльләнергә була.
Пилорамда эшли, гаиләсе белән бергә мөгезле эре терлек асрый башлый. Аннары крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра.
Бүген ул контракт буенча алгы сызыкта хезмәт итә. Хәрби кушаматы – «Полосатый». Бу көннәрдә ул кыска вакытлы ялга кайткан.
«Кызганыч, мин алгы сызыкка киткәч, терлекчелек белән шөгыльләнүне туктаттылар, чөнки хатыныма хуҗалык алып бару бик авыр булды. Дөрес, җир әле бар. Менә ялда шуны тәртипкә китерәм», – ди Илнур Исхаков.
Хәрби, махсус операциядәге хезмәтен тәмамлагач, фермерлык эшчәнлеген яңадан башларга өметләнә. «Мин моңа чын күңелдән ышанам. Ял көннәрендә ферманы тәртипкә китердем, кешеләр аны ташландык дип уйламасын. Эшсез утырмыйм. Газлаштыру документларын яңарттым, газ казанын алмаштырдым», – дип сөйләде ул.
«Исән-сау әйләнеп кайт»
Контракт буенча хезмәт итүне мамадышлы үз теләге белән сайлый, моңа битараф кала алмый. Башта ул бу хакта хатынына да, балаларына да бернәрсә дә әйтми.
«Алар безнең өчәү, алар инде олылар. Мин контракт төзергә җыенганда, кече улыбыз Кырымда хезмәт итә иде. Мин контрактка кул куйдым. Улым белән ялга кайткач очраштым», – дип дәвам итә Илнур.
Аның сүзләренчә, әти-әнисе, туганнары, балалары – барысы да аның контрактка кул куюына каршы була. Ләкин ахыр чиктә әти-әнисе: «Бу юлны син үзең сайладың, улым, исән-сау әйләнеп кайт», – диләр.
«Шулай итеп, бөтен җаваплылыкны тоеп, мин үз карарымнан баш тартмадым. Узган җәйдә контрактка кул куйдым. Бер айлап Тоцк полигонында өйрәнүләрдә булдым. Аннары алгы сызыкка җибәрделәр. Хәзерге вакытта Донецк Халык Республикасы территориясендә неонацистларга каршы сугышабыз», – дип сөйли хәрби.
«Көнгә дистәләгән тапкыр дроннар очып килә ала»
Илнур хезмәт иткән отряд Донецк Халык Республикасындагы куркыныч участокларының берсен саклый – алгы позициядә тора. Туклану һәм яшәү шартлары яхшы. Мунча бар, һәм азык-төлек тә җитәрлек. Мотопехота кирәкле корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән вакытында тәэмин ителә.
Полкта төрле милләт вәкилләре белән мөнәсәбәтләр бик яхшы. «Безнең ата-бабаларыбыз, авырлыклар кешеләрне берләштерә, дип юкка гына әйтмәгән. Безнең подразделениедә күпчелек – Татарстаннан килгән егетләр. Удмуртлар, марилар, руслар һәм башка милләт вәкилләре бердәм, дус, һәм без бергәләп куелган бурычларны үтибез», – ди сугышчы.
Кызганыч, сугыш югалтуларсыз булмый. Кемдер үлгәч, барлык сугышчылар үзләренең туганнарын һәм якыннарын югалткан кебек була.
«Шатлыкларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак. Монда без төрле төбәкләрдән килгән барлык хәрбиләр белән дә дуслаштык, бер гаилә булып яшибез. Аларга уңышлар һәм якыннары белән исән-имин очрашуларын телим», – ди Илнур.
Солдатлар офицерлар белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә. Илнур үзе полковник машинасын йөртә. Ул тылда гына булмый, алгы сызыктагы сугышчылар белән бергә окоплардан да җитәкчелек итә. Шул ук вакытта ул үзе дә ут астына эләгергә мөмкин. Каршы яктан көненә дистәләгән тапкыр дроннар очып килә ала.
«Хәзер без аларга каршы торырга өйрәндек. Командование моңа аерым игътибар бирә», – дип сөйли сугышчы.
«Урманнар пулялар, снарядлар һәм мина кыйпылчыклары белән тулган»
Илнур Исхаков үз карары өчен үкенми. Контрактка кул куйганнан соң, күпләр аның ни өчен бу адымга баруын сорый.
«Әгәр без булмасак, кем барыр? Әгәр дә кеше барырга уйлаган икән, барсын. Мин Туган илгә хезмәт итәргә телим. Минем бурычым -– аны саклау. Әлбәттә, башта без кая барганыбызны аңламадык, әмма ут астында калгач, тиз арада нәрсә икәнен аңладык. Сугыштан соң ял бирелә, аннары бераздан кабат алгы сызыкка барасың, һәм тагын куркыныч була, ләкин тиздән моңа да ияләшәсең», – дип сөйли ул.
Туган иленнән еракта Илнур аеруча урманны сагына икән. Алгы сызыкта урманнар булса да, алар анда сугыш кырында.
«Агачларга дары исе сеңгән, алар пулялар, снарядлар һәм мина кыйпылчыклары белән тишкәләнеп беткән. Ялга кайткач та, мин урманга бардым һәм рәхәтләнеп, күкрәгемне тутырып, урман һавасын суладым», – ди хәрби.
Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы ялга кайтуы турында якыннарына алдан хәбәр бирмәгән. Бу – алар өчен чын сюрприз була. Аның хөрмәтенә балалар һәм туганнары кечкенә бәйрәм оештыралар.
«Ялга кайтучы бер генә хәрби дә игътибарсыз калмый»
Илнур Исхаков шушы көннәрдә махсус операция зонасына кире киткән. Ул җирле хакимияткә һәм гаиләсенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
«Бездә Мамадыш традициясе бар: һәр солдатка кием комплекты һәм азык-төлек җыелмасы бүләк итәбез. Ялга кайткан бер генә хәрби дә игътибарсыз калмый», – ди Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вадим Никитин.
Сугышчы сүзләренчә, аларга һәрвакыт гуманитар ярдәм килеп тора, һәм мораль ярдәм дә күрсәтәләр. Бу юлы хәрби үзе район җитәкчелеге кулыннан солдатлар өчен җыелма ала. Монда шәхси гигиена әйберләре дә, азык-төлек тә, кием дә бар.
Шунысын да әйтергә кирәк, мондый комплектны отпускыга кайткан һәр солдат ала. Комплектлар ел фасылына карап бирелә. Әгәр җәй көне бу – чалбар белән куртка булса, көз һәм кыш көннәрендә аларга җылы итекләр һәм җылы эчке киемнәр дә өстәлә.
Татарстанда җәйнең беренче 2 аенда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр 700 мең сум акча ала. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул итте, ул РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум түләү белән кушыла. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча.