Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

55 яшьлек Айдар махсус операциягә киткән: «Укыган китаплары да сугыш турында иде»

«Хезмәт» газетасы журналисты Зөлфия Шакирова контракт белән махсус операциягә киткән кеше турында яза.

news_top_970_100
55 яшьлек Айдар махсус операциягә киткән: «Укыган китаплары да сугыш турында иде»
"Хезмәт" газетасы

Айдар Зәкиев – Салавыч авылы егете, гаиләле, Гөлшат ханым белән 1 ул, 1 кыз үстерделәр, нәни оныклары бар. 2019 елда, хәләле белән бергәләшеп, 50 яшьлек юбилейларын зурлап, кунаклар җыеп уздырдылар. Аларның туган көннәре икесенеке бер айда: 9 октябрьдә – Гөлшат ханымныкы, 27 октябрьдә – Айдар Зәкиевныкы.

Ә инде быел, 6 февральдә, Айдар Зәкиев, кыюланып, хәрби контрактка кул куя. Шулай итеп, 55 яшенә таба аяк баскан курку белмәс райондашыбыз безнең тынычлыгыбыз хакына ил сагына китте, дип яза «Хезмәт» газетасы журналисты Зөлфия Шакирова.

– 2 ел җыенды инде ул китәргә, – ди Гөлшат ханым. – Барырга исәбе башта ук булды. Чөнки телевизордан сәяси вакыйгаларны даими карап, илнең хәрби хәле белән гел кызыксынып торды. Укыган китаплары да бит аның сугыш темасына багышланган. Әнә, ахырдан укыган китабы һаман да өстәлдә тора – Виктор Поповның «Один выстрел во время войны» дип атала ул. Андагы геройлар фронт сызыгының бирге ягында – тылда торып, фашизмны җиңүгә бар көчләрен сарыф итүчеләр булса да, ирем бүтәнчә уйлады, андый кеше райондашлары анда булганда монда тыныч кына ята аламы соң?! Барам булгач барам, диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100