Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«55 минут реанимацияләделәр». Башкортстанда нарасый үлемен тикшерәләр

news_top_970_100
«55 минут реанимацияләделәр». Башкортстанда нарасый үлемен тикшерәләр
https://pixabay.com/

Башкортстанда 4 айлык бала үлгәннән соң җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шул хакта күрсәтмә биргән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Федераль ведомствоның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, Тикшерү комитеты башлыгы зыян күрүче якның барлык дәлилләрен төрле яклап өйрәнергә һәм тиешле экспертизалар үткәрергә кушкан.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында хәбәр ителгәнчә, берничә тапкыр медицина оешмаларына мөрәҗәгать итеп баланың сәламәтлеге начарлануга зарлансалар да, сабыйга тиешле ярдәм күрсәтелмәгән.

Фаҗига 4 гыйнварда булган. Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, баланы ашыгыч ярдәм белән Стәрлетамакның 1нче хастаханәсенә китерәләр. Аның касыгында бүсере кысылган, дип шикләнәләр. Авыру тарихын карагач, дежур табиблар ачыклаганча, сабый Республика балалар клиник хастаханәсе хирургларында хисапта тора, планлы оператив дәвалауга әзерлек башкарыла.

Дежур хирург караган чакта, касык бүсере кысылуын ачыкламый, бүсерне касык каналы аша җиңел генә итеп корсак куышлыгына күчереп була. Аннары бала тынычлана, хәле яхшыра, һәм аны өйгә кайтарып җибәрәләр. 4 гыйнвар төнендә балага кабат «ашыгыч ярдәм» чакыралар, аны фельдшер карый һәм «ашыгыч рәвештә хастаханәгә салу кирәкми» дип таба.

«Шул ук көнне иртән баланы ата-анасы хирургия бүлегенә алып килә. Кабул итү бүлмәсендә баланы табиблар карый, анализлар алалар. Биредә сабыйның хәле кисәк кенә начарлана. Ул аңын югалта, һәм сабыйны реанимациягә салалар. Күкрәк читлегенә рентген ясагач, диафрагмаль бүсер булуы беренче тапкыр ачыклана, ул кысылган, һәм йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан җитди катлауланулар була. 55 минут дәвамында реанимация гамәлләре башкаруга карамастан, кызганычка, алар файда бирми», – дип аңлатканнар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Ведомство баланың якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100