Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

54 яшьлек Татьяна Буланова үзеннән 19 яшькә яшьрәк бай эшмәкәргә кияүгә чыга

news_top_970_100
54 яшьлек Татьяна Буланова үзеннән 19 яшькә яшьрәк бай эшмәкәргә кияүгә чыга
СтарХит сайты

Рус эстрадасы җырчысы Татьяна Буланова элекке теннисчы һәм эшмәкәр Валерий Рудневка кияүгә чыккан. Ире аның үзеннән 19 яшькә яшьрәк, дип яза СтарХит сайты.

Язылышу тантанасы Санкт-Петербургның Англия яр буендагы данлыклы ЗАГСында булган. Үз вакытында монда Алла Пугачева һәм Филипп Киркоров, Сергей Шнуров һәм Матильда Мозговая язылышкан булган. Бәйрәмгә кияү белән кәләшнең иң якын кешеләре генә чакырылган. Җырчы бу уңайдан шоу ясарга теләмәгән, ә шәхси бәхете турында артык сөйләмәүне хуп күргән.

Кәләш итәк чабуы озын булган ап-ак күлмәктән, ә кияү зәңгәрсу төстәге смокингтан булган.

Мондый мөһим көндә дусты янында булыр өчен, язылышу тантанасына Мәскәүдән Светлана Бондарчук та килгән. Кунаклар арасында җырчының 2 улы да булган.

Бу – Татьяна Буланованың өченче тапкыр кияүгә чыгуы. Аның беренче ире – продюсер Николай Тагрин, ул аның белән әле дә булса яхшы мөнәсәбәтләрдә. Икенче ире футболист Владислав Радимов, алар да шушы ЗАГСта язылышкан булган. Кызганыч, бу пар җәнҗал чыгарып аерылыша һәм хәзер «Зенитның» элекке йолдызы улы һәм элекке хатыны белән сирәк аралаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100